Центральная детская библиотека

Китапханә турында

Үзәк балалар китапханәсе (универсаль) – шәһәребезнең иң өлкән китапханәләренең берсе. Ул үзенең укучылары өчен 1969 елның 27 гыйнварында ГЭС бистәсендә шәһәрнең беренче балалар китапханәсе буларак тәүге тапкыр ишекләрен ача. Алга таба ул Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Үзәк балалар китапханәсенә әйләнә.

Китапханәдә ел саен 5 меңнән артык китап укучы була. Алар арасында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, укытучылар, китапханәчеләр, балалар укуын оештыручылар, ата-аналар, пенсионерлар бар. Китапханә фондында төрле яшьтәгеләр өчен 77 меңнән артык китап һәм якынча 100 исемдәге газета һәм журнал санала. Ел саен 75 меңләп данә китап тапшырыла, шул исәптән 45 мең тирәсе – балаларга.

Китапханә хезмәт күрсәтү һәм ялны оештыручы, иҗади сәләтләрне үстерү, уку программасын үзләштерүдә шәһәребез балаларына ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара. 

Балаларда китап укуга кызыксынуларын арттыру һәм яшь китап сөючеләрнең экологик культурасын формалаштыру максатында 2017 елда китапханәдә «ЭКО Gо» экологик клубы  эшчәнлеген башлап җибәрә. «Тарих сурәтендә буыннар елъязмасы» туган якны өйрәнү программасы буенча максатчан эш алып барыла. 

Китапханә хезмәткәрләре тәрбия һәм белем бирүнең социаль мөһим булган мәсьәләләрен чишү белән кызыксынучы учреждениеләр белән хезмәттәшлек итүнең иң яхшы традицияләрен саклый һәм үстерә. Китапханә 22, 25, 26,13,17 нче мәктәпләр, 38, 74, 67 нче балалар бакчалары, 4 нче экологик-биологик балалар үзәге, «Чишмә» Халыклар мәдәнияте йорты, «Ал җилкән» һәм «Эверест» ишегалды клублары, шәһәрнең Башкарма комитеты белән хезмәттәшлек итә.

Китапханә балалар һәм олылар өчен мәдәни-агарту үзәге буларак эшли. Ә хезмәттәшләр өчен – ул китапханә эшендәге сораулар буенча фәнни-методик үзәк.

Үзәк балалар китапханәсенең җитәкчесе – Недопекина Ольга Ивановна.