Центральная детская библиотека

«Җиңү яулаган якташ геройларыбыз» исемле китап десанты (0+)

8 майда Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Җиңү яулаган якташ геройларыбыз» исемле китап десанты белән Җиңү паркына килде. Бу вакытта паркта ял итүче шәһәрдәшләребез игътибарына «Мин хәтерлим, мин горурланам» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Паркта күптән түгел Чаллының танылган сынчы-рәссамы Вадим Иксановның Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә иҗат иткән постаментлары скульптур композициядә урнаштырылды. Җыелган өлкәннәргә һәм балаларга шушы якташларыбызның каһарманлыклары турында сөйләделәр. Китап десантында катнашучыларның барысына да Георгий тасмалары тапшырылды. Теләгән һәр кеше тарихи-сугыш викторинасында катнашты, аның сораулары балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә алдан сайлап әзерләнгән иде.