Центральная детская библиотека

«Алдынгы укучы»: Үзәк балалар китапханәсендә Беренче сыйныфлылар атналыгы (6+)

22 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Беренче сыйныфлылар атналыгы старт алды. Бу - мәктәп бусагасын яңа атлап кергән беренче сыйныф укучыларының китапханәгә экскурсияләргә килү вакыты. 

Балаларга кеше тормышында китапның ничек барлыкка килүе һәм нилектән аны дөньяның сигезенче могҗизасы дип атаулары турында бәян итте. Уртак тырышлыклар белән кызлар һәм малайлар әлеге могҗизаның туу-үсү: урмандагы агачтан башлап аның безнең китап киштәсенә килеп эләгүенә кадәр юлы турында искә төшерделәр һәм сөйләштеләр. Кәгазь барлыкка килгәнче, борынгы бабаларыбызның нәрсәдә язуы турында белделәр һәм зур кызыксыну белән папирус, каен тузы һәм тире кисәкләрен тотып карадылар. Китапның нинди катлаулы юллар үтүен күреп, балалар аны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясады һәм аны куллану кагыйдәләрен атады. Залда Карлсонның килеп чыгуы укучыларда шатлык хисләре һәм җанлану тудырды. Ул китапханәгә язылу өчен килгән һәм балалар аңа үзләре өйгә китап алу кагыйдәләре турында аңлатты. Дәртле, күңелле видеоролик астында Карлсон «Хәрәкәтлән – туктап кал!» дигән хәрәкәтчән уен уздырды, балаларга дөрес булмаган дүртьюллыкларга рифма сайлап алырга тәкъдим итте һәм КИТАП дигән төп сүз белән кроссвордны чишәргә булышты.