Центральная детская библиотека

«Зирәкләр һәм Тапкырлар»: интеллектуаль уен (6+)

29 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Зирәкләр һәм Тапкырлар» дигән интеллектуаль уены үтте.

Балалар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнгән иде. Аларга җавап биреп, укучылар әдәбият, география, урс теле, әйләнә-тирә дөнья һәм математика буенча үз белемнәрен күрсәтә алды. Уенда «Зирәкләр» һәм «Тапкырлар» командасы катнашты. Уен вакытында катнашучылар командада эшли, дөрес җавап сайлаганда иптәшләре фикеренә колак сала белүләрен күрсәтте. Балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтте, үз мөмкинлекләренә ышанычларын ныгытты. Уен дустанә рухта узды һәм яхшы кәеф, уңай тәэсирләр бүләк итте.