Центральная детская библиотека

«Укырга, белергә, хәтердә сакларга»: кычкырып укулар (0+)

5 май көнне Үзәк балалар китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясенә кушылды һәм «Укырга, белергә, хәтердә сакларга» дигән кычкырып укулар уздырды. Акциядә балалар абонементы укучылары катнашты. 

Бу көнне китапханәчеләр балаларны Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр белән таныштырды. «Сугыш турында иң яхшы китаплар» китап күргәзмәсе Н. Богданов, А. Лиханов, А. Митяев, Л. Пантелеева, Л. Кассиль һәм С. Алексеевларның популяр балалар китапларын тәкъдим итте. Кычкырып уку өчен Валерий Воскобойниковның «Максим Емельянович Твердохлеб», «Ух, какой красивый самокат» хикәяләре һәм Любовь Воронкованың «Девочка из города» повестеннан өзек сайлап алынды. Хикәяләрне тыңлап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга, авыр минутларда аны дошманнан ничек сакларга кирәклеген аңлады. Шулай ук алар совет халкының фронтта һәм тылда Җиңүне якынайтуга күпме көч куюын белде. Кызлар һәм малайлар А.Усачёв, В. Берестов, М. Матусовскийларның шигырьләрен дә бик теләп укыды. Чара азагында балалар «Судьба человека» кинофильмыннан өзек карады.