Центральная детская библиотека

«Тукай в наших сердцах. Тукай безнең күңелләрдә» күргәзмәсе (0+)

20 апрельдән, Габдулла Тукай туган көн уңаеннан, курчак театры холлында Үзәк балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «Тукай в наших сердцах. Тукай безнең күңелләрдә» дигән күргәзмә урнашты. 

Спектакль карарга әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән нәни тамашачылар буш вакытларын бөек татар шагыйре әсәрләре булган матур балалар китаплары һәм журналлары янында уздырды. Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләре балаларга таныш һәм алар бик теләп тагын бер кат рәсемле матур китапларны карады һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыды.