Центральная детская библиотека

«Йомарлам-йомарлам кар»: уен программасы (6+)

12 һәм 13 гыйнвар көннәрендә, кышкы каникуллардан соң беренче уку көннәрендә, кече мәктәп яшендәге укучыларыбыз дәресләрдән соң үзләренең буш вакытларын үткәрергә Үзәк балалар китапханәсенең «Йомарлам-йомарлам кар» дигән уен программасына килде. 

Балалар зур кызыксыну белән яңа ел открыткасының килеп чыгу тарихын тыңлады һәм аның илебездә булган тарихи вакыйгалар белән бәйле рәвештә ничек үзгәрүе турында белде. Укучылар яңа елга матур теләкләр белән телеграммалар җибәргән әкият геройларын бик тиз таныды. Үз теләкләре белән бизәнеп-ясанып Убырлы Карчык та Яңа елны каршыларга дип килде. Алып баручы, бәйрәмнең инде күптән узуын хәбәр итеп, аны аптырашта калдырды, әмма балалар белән бергә кышкы уеннар уйнарга тәкъдим итте. «Кем тизрәк» командалы уенында кар бабай ясадылар, ә «Фольклор балык тотуында»да балалар, кармакка балык эләксен өчен, табышмаклар чиште, мәкальләрне дәвам итте һәм тизәйткечләр әйтте. «Кар хоккее» буенча матч һәм барысын бергә әйлән-бәйләнгә җыйган «Түгәрәк буйлап тапшыр» уены аеруча күңелле узды. Уен программасы Кыш Бабайдан котлау видеоязмасы һәм «Ну-погоди!» мультфильмын карау белән тәмамланды.