Центральная детская библиотека

«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия Олимпиадасы нәтиҗәләре (6+)

24 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе Россия дәүләт китапханәсе тарафыннан оештырылган һәм 19 ноябрьдә үткәрелгән «Россия Символлары» Бөтенроссия проекты кысаларында уздырылучы «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия Олимпиадасына нәтиҗә ясады.

10 - 12 яшь төркемендә 22 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 4 «В» сыйныфы укучылары, 13-16 яшьлекләр төркемендә 25 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучылары катнашты. Бланкларны дөрес тутыру буенча инструктаж үткәннән соң, балалар биремнәрне үтәргә тотынды. Олимпиадада барлыгы 58 кеше катнашты. Баллар саны буенча 10-12 яшьлекләр арасында Гайнетдинова Айгөл һәм 13-16 яшь төркемендә Елизавета Пономарева җиңүчеләр дип табылды.