Центральная детская библиотека

Үзәк балалар китапханәсендә «Россия символлары. Спорт казанышлары» Бөтенроссия Олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды (6+)

21 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Россия символлары» проекты кысаларында «Россия символлары. Спорт казанышлары» Бөтенроссия Олимпиадасы узды.

8-10 яшьлекләр төркемендә олимпиадада 25 нче мәктәпнең 3 «Б» сыйныфы укучылары катнашты. Бланкларны тутыру кагыйдәләрен аңлатканнан соң, балалар биремнәрне үтәргә кереште.

Китапханәнең уку залында «Россия – чемпионнар иле» дигән китап күргәзмәсе урнаштырылды, анда чемпионнар һәм күп кенә спорт төрләре турында китаплар тәкъдим ителде. Олимпиада тәмамланганнан соң, укучылар кызыксынып әлеге күргәзмә белән танышты.

Олимпиадада 28 укучы катнашты. Җыелган баллар буенча җиңүче булып Гайнетдинова Айгөл танылды.