Центральная детская библиотека

«Җиңү көне – бөек бәйрәм!» Шәһәркүләм иҗади бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2020 елның 20 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү көне – бөек бәйрәм!» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә 5-10 яшьлек балалар катнаша ала һәм ул өч яшь төркемендә уздырыла:

– 5-6 яшь; 7-8 яшь; 9-10 яшь.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәреләчәк:
– «Рәсем-открытка»;
– «Аппликация-открытка»;
– «Рәсем»;
– «Кул эше»;
– «Видеокотлау»;
– «Презентация».

Бәйгедә катнашу өчен гариза, бәйге эше (рәсем, кул эше, видеоязма яки презентация), түләү турындагы квитанция 2020 елның 20 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр Тынычлык проспекты, 61 (17/15) адресы буенча Үзәк балалар китапханәсендә кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Бәйгенең нигезләмәсе