Үзәк балалар китапханәсендә А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышланган шәһәркүләм иҗади конкурс “Бөек Пушкиннын әкият илендә”
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
«ҮКС» МБУ Үзәк балалар китапханәсе “Бөек Пушкинның әкият илендә” дип аталган рәсем һәм кулдан ясалган уенчыклар конкурсында катнашырга чакыра. Бәйгедә 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурс өч төрле яшь категориясенә бүленә:
- 4 яшьтән 6 яшькә кадәр;
- 7 яшьтән 10 яшькә кадәр;
- 11 яшьтән 14 яшькә кадәр;
Гаризалар һәм эшләр 14 гыйнвардан 14 февральгә кадәр Яңа шәһәрнең 17/15 йортында урнашкан Үзәк балалар китапханәсендә кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26;
Электрон адрес: biblio_cdb@mail.ru