Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Клублар: «ВЕТЕРАН» – өлкәннәр өчен клуб, «СӘЛАМӘТЛЕК» («ЗДОРОВЬЕ») – өлкәннәр клубы, «ПРОМЕТЕЙ» – фәнни-популяр әдәбият клубы

 

Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе каршында 20 елдан артык «Ветеран» клубы эшләп килә. Биредә өлкән яшьтәге кешеләр буш вакытларын эчтәлекле, файдалы уздыруга зур әһәмият бирәләр.

Клубта очрашулар айга бер тапкыр уза. Чараларда 60ка якын кеше катнаша. Яшьләре һәм һөнәрләре төрле кешеләр, араларында хәтта тыл ветераннары да бар. Аларның барысын да бары бер теләк берләштерә: катлаулы хезмәт юлыннан соң гомернең кадерен белеп яшәү.

Ветераннар өчен аралашу клубы үз эшен 1996 елда башлап җибәрә. 20 елдан артык вакыт эчендә 150гә якын очрашу уздырылган. Һәрбер чара җылы, дустанә мохиттә, кызыклы программа, чәй өстәле артында, җыр-бию, уеннар белән үрелеп бара. Өлкән буын алдында 15 нче балалар үзәге иҗат төркемнәре, сәнгать көллияте, театр сәнгате мәктәбе укучылары чыгыш ясый. Май аенда Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм кичәләре 10 нчы мәктәп укучылары катнашында оештырыла. Ветераннар яшьләргә киңәшләрен бирәләр, тормыш, хезмәт юлларында очраган гыйбрәтле хәлләр турында сөйлиләр. Клуб әгъзалары бик теләп «Могҗизалар кыры», КВН, викториналарда, җыр-биюдә, нәфис сүз сөйләүдә, кул эшләрендә үзләрен сынап карыйлар. Клубта кунакта шәһәребезнең бик күп танылган кешеләре булган, шулар арасында – Советлар Союзы Герое Ильдар Маннанов, язучылар Николай Алешков, Михаил Гоголев, Людмила Дорженковская, җырчы Виталий Агапов, узышчы Фирдәүс Кәбиров, скульптор Лидия Зимина һәм башкалар.

Клуб кысаларында үткән һәрбер чара бәйрәмне хәтерләтә. Ветераннар, әйтерсең, яшьлекләренә кайталар. Мондый очрашулар күңелгә якын кешеләрне  табарга  ярдәм итә, бер-берең белән аралашу зур файда бирә. Клуб җитәкчеләре ветераннарның күңелләрен күтәрә, бераз гына дөнья мәшәкатьләрен оныттыра алуларына бик шат һәм теләге булган өлкән яшьтәге кешеләрне «Ветеран» клубында көтеп калалар.

Клубның җитәкчесе: Блинова Гүзәл Фердинант кызы

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Хөсәен Ямашев бульвары, 4/14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе.

Белешмә өчен телефон: (8552) 70-02-26.

 2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм формасы

10 гыйнвар

Музыкаль-әдәби кичә «Мистерия Рождества»

21 февраль

Музыкаль-әдәби кичә «Масленица идёт, блины да мёд несёт»

6 март

Әдәби-күңел ачу кичәсе «Весенний комплимент»

1 апрель

Юмор кичәсе «Смеяться, право, не грешно!»

15 май

Сәяхәт кичәсе «По лугам, по лесам…»

25 сентябрь

Бәйге-күргәзмә «Хвастать урожаем не стыдно»

9 октябрь

Өлкәннәр көненә багышланган ял кичәсе «Наполним музыкой сердца»

20 ноябрь

Әниләр көненә ял кичәсе «Мир озарён её любовью»

11 декабрь

Халыкара чәй көне уңаеннан утырмалар «Чай приятен – ароматен!»

 

 

Хәзерге заманда зур калаларда дөнья артыннан куып, кешеләр еш кына тормышның иң төп аспекты – сәламәтлек турында онытып җибәрә. Чөнки нәкъ менә ул кешенең хәзерге һәм киләчәк тормышы кайсы юл белән барачагын билгели. Сәламәт булган кеше тулы тормыш алып бара, туганнарын һәм якыннарын ярата, әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгын күрә белә, иҗат итә.

Шушыларга нигезләнеп 2003 елда «Сәламәтлек» клубы барлыкка килә. Аны оештыручылар кешенең физик һәм рухи халәте яхшы булу – тормышның төп кыйммәтләре һәм аларны сакларга, кайгыртып торырга кирәк, дип саный.

Менә инде ун ел клуб һәр кешедә яхшы физик халәт һәм рухи гармонияне югалтмау, сәламәт тормыш рәвеше алып баруда ярдәм итү максатлары белән эшләп килә.

Эшчәнлек барышында клуб шәһәр хастаханәләре табиблары, Санитар-мәгърифәт үзәге, Сугышчы-интернационалистларны тернәкләндерү үзәге, шәһәр онкология үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Үткәрү урыны: Шәһәр Үзәк китапханәсе. Адресы: Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты.

Клубның җитәкчесе: Әлфия Фатих кызы Бәдретдинова  (абонемент секторы мөдире).

Телефон: (8552)70-02-26.

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты

Чараның исеме һәм формасы

Февраль

Мәгълүмат сәгате «100 советов на здоровье»

Март

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә «В гармонии с собой и миром»

Апрель

Б. Окуджава иҗаты буенча шигъри сәгать «Я дежурный по апрелю»

Май

Май утырмалары «Моя цветочная коллекция»

Сентябрь

Бәйге-күргәзмә «Хвастать урожаем не стыдно»

Октябрь

Мәгълүмат сәгате «Здоровье – мудрых гонорар»

Декабрь

Халыкара чәй көненә утырмалар «Чай приятен – ароматен!»

  

«Китап укудан туктаган кешеләр фикер йөртүдән дә туктыйлар» – бу сүзләрне кайчандыр Д. Дидро әйткән һәм моның белән «Прометей» фәнни-популяр клубына йөрүчеләр барысы да килешә.

Клубка 2016 елның октябрендә китапханәбезнең яшь фәнни-популяр әдәбият сөюче  укучылары инициативасы белән нигез салына.

Клубта утырышлар ике атнага бер тапкыр уздырыла. Вакытын клуб активы билгели.

Клуб утырышларында яшьләр  әдәбиятның киң спектры буенча үз фикерләре һәм уйлары белән уртаклаша, тарих һәм психология, социология һәм культурология, әдәбият һәм табигать фәннәре мәсьәләләрен күтәреп чыга ала. Монда укучылар үз сүзләрен әйтә һәм башкаларны тыңлый, фикердәшләрен таба ала.

Башкалар белән нинди дә булса китап турында  фикер алышасыгыз килеп, ул безнең программада булмаса, Сез клуб Советына аны тәкъдим итә аласыз.

Барлык өлкәләр буенча фәнни-популяр әдәбият сөюче 19 яшьтән алып 30 яшькәчә булган кешеләрне клубыбызга чакырабыз!

Клуб утырышлары ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең абонемент секторында уза.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26 (белешмә-мәгълүмат бүлеге)     +7 919 644 57 29 (клуб җитәкчесе)

E-mail: zelchik@mail.ru, cbs_oko@mail.ru

Клуб җитәкчесе: Блинова Гүзәл Фердинант кызы

2020 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 Үткәрү вакыты Чараның исеме: формасы
Гыйнвар М.Ю. Лермонтовның «Дума», «Бородино», «Герой нашего времени» әсәрләре буенча әдәби дебатлар «Герой своего времени» (18+)
Февраль Д.С. Лихачёвның әдәбиятны өйрәнү һәм культурологик мәкаләсе буенча түгәрәк өстәл «Слово о полку Игореве» и культура его времени» (18+)            
Апрель Р. Киплингның «Маугли» һәм «Мэри Глостер» әсәрләре буенча әдәби дебатлар «Автор, любимый с детства: новый взгляд» (18+)

Май

М. Хазин һәм С. Щегловның сәяси хакимлек турындагы «Лестница в небо» китабы буенча бәхәс (18+)

Октябрь

Күренекле совет тарихчысы Ю.И. Семёновның «Как возникло человечество?» китабы буенча фикер алышу (18+)

Ноябрь

М.Л. Гаспаровның Борынгы грек мәдәнияте турындагы «Занимательная Греция» китабы буенча фикер алышу (18+)

Декабрь

«История безумия в классическую эпоху Мишеля Фуко» медицина һәм психология  китабы буенча мәгълүмат сәгате (18+)