Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Үткән сугыш кайтавазы» очрашу-буыннар әңгәмәсе (12+)

8 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Үткән сугыш кайтавазы» дип аталган буыннар әңгәмәсе узды.  «Ветеран» клубы әгъзалары мәктәп укучылары белән очрашты һәм сугыш чоры хатирәләре, үз гаиләләренең геройлары тарихы белән уртаклашты. Бу кичтә залда сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре яңгырады. 5 нче урта мәктәпнең «Калейдоскоп» вокаль ансамбле «очрашуКазаки в Берлине», «Товарищ песня» җырларын башкарды. Ә «Смуглянка», «Майский вальс» һәм «День Победы» җырларын залда утыручылар бергәләп җырлады. Алинә Хәйруллина һәм аның шәкерте Миләүшә Халикованың сугыш темасына багышланган ком анимациясе исә барысының да күңеленә хуш килде.

Кичә традицион биюләр һәм чәй эчү белән тәмамланды.