Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Яшел дулкын» Шәһәр экологик фестивале (0+)

13 апрель көнне Үзәк китапханәдә Гомумроссия Экологик куркынычтан саклау көннәре кысаларында «Яшел дулкын» IV шәһәр экологик фестивале узды.

Фестиваль 4 нче санлы балалар экологик-биологик үзәге, «Чүп-чар. Бүтән. Юк. Яр Чаллы» экологик хәрәкәте, Чаллы дәүләт курчак театры, «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы МБУ тарафыннан Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе җирле идарәсе ярдәме белән оештырылды.

Фестивальне ачу тантанасында шәһәребезнең экологик җәмгыятьләре вәкилләре чыгыш ясады. Кунакларны Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән Кама буе җирле идарәсе белгече В.М.Мозаффаров сәламләде һәм шәһәрдә һәм, гомумән, төбәктәге экологик хәл турында сөйләде.

Түбән Кама ГЭСының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженеры Ю.А.Вәгыйзова Кама елгасында суны чистарту чаралары турында мәгълүмат бирде. «Чүп-чар. Бүтән. Юк. Яр Чаллы» экологик хәрәкәте активисты Станислав Гусев тамашачыларга әйләнә-тирә мохитне сакларга ярдәм итүче мөһим экологик гадәтләр турында исләренә төшерде, эко-волонтерлар эше белән таныштырды.

Чара дәвамында «Drive» кавер-төркеме үзенең дәртле җырлары белән кунакларны сөендереп торды.

Ачылу тантанасыннан соң фестиваль эшчәнлеген берничә экологик мәйданчыкта җәелдереп җибәрде.

«Яшел республика. ГТО» республика проекты кысаларында мәйданчыкларның берсендә мәктәп командалары катнашында «Яшел ГТО» тапшырабыз» экологик уены старт алды. Командалар 2 этапта имтихан тотты: теория һәм интерактив өлеш. Уенда катнашучылар үзләренең экологик фикер йөртүләрен һәм әлеге күнекмәләрен тормышта куллана белүләрен күрсәтте. «Чүп-чар. Бүтән. Юк. Яр Чаллы» экологик хәрәкәте координаторы Гүзәл Краснопёрова уенда катнашучыларның барысын да «Яшел ГТО» билгеләре белән бүләкләде.

Яр Чаллы дәүләт курчак театры фестивальнең яшь кунакларына «Терем-теремкәй»дә бергәләп дус-тату яшәүче җәнлекләр турында гыйбрәтле һәм яхшылыкка өндәүче әкиятне тәкъдим итте. Актлар залы фойесында «Без китаплардан!» дип исемләнгән төбәк бәйгесендә катнашучыларның гаҗәеп экологик кул эшләре күргәзмәсе урнаштырылды.

Төрле мәйданчыкларда эко-мастер-класслар эшләде. Аларда теләге булган һәр кеше икенчел чималдан үз куллары белән матур һәм кабатланмас әйберләр ясый алды. 4 нче санлы Балалар экологик-биологик үзәгенең фестивальдәге «Мимимикалы зообакчасы» беркемне дә битараф калдырмады.

«Тере планета» экологик кинозалында фестиваль дәвамында табигать турында видеороликлар, хайваннар турында мультфильмнар, экологик документаль фильмнар күрсәтелде.

Фестиваль кунаклары махсус фитобарда үлән чәйләре эчеп карый алды.

«Яшел дулкын» экологик фестивален ябу тантанасында «Без китаплардан!» экологик кул эшләре бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.  Өч яшь төркемендә 25 җиңүчегә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.