Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

50 ел иҗади эшчәнлектә – 50 китап

28 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә Рәсәй, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Мансур Габдулла улы Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә язучы дуслары, каләмдәшләре, китап укучылар алдында үзенең имтиханын тотты.

Кичәдә Роза Хәмидуллина һәм Елена Привалова язучының автобиографиясе, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үттеләр һәм ике - татар һәм рус - телләрендә аның шигырьләрен укып алып бардылар.

Чарада Рәсәй язучылар берлеге әгъзасы Марс Ягудин, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева, Айрат Шәйхетдинов, Фәнис Нуретдинов, Нурия Гыйльметдиновалар язучыга үз теләкләрен белдерделәр. Шулай ук шәһәр музееның өлкән фәнни хезмәткәре Билал Канеев, әдәбиятчы Фәния Хамматова язучыга үзләренең саллы сүзләрен җиткерделәр.     

Шәһәр китапханәчеләре исеменнән Гүзәл Блинова, Чаллы педагогия университеты укытучылары исеменнән доцент Илдар Алишев үз фикерләрен яңгыраттылар.

Кичә дәвамында тамашачылар җырчы-башкаручы, композитор Людмила Ткачук тарафыннан М.Сафин сүзләренә язылган җырлар ишеттеләр. Китапханәче Галия Бикколова шагыйрьнең әсәрләренә таянып үзе әзерләгән “Язучының сербакчасы” мультипликацион фильм тәкъдир итте.

Китапханәнең фойесында язучының нәшер ителгән китаплары, манзаранамәләр күргәзмәсе, фотоальбомнары күргәзмәсе эшләде. Мансур Габдулла улы Сафин укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.