Китапханәдә Россия флагы көне
Тамашада Чаллы язучылары Факил Сафин, Мансур Сафин, Галиәхмәт Шаһи, Сирень Якупова, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Зөлфия Нигманова, Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева, Нурия Гыйльметдинова, Әлфия Габдрашитова, Зимфира Исламова катнаштылар. Кичә дәвамында туган як, туган тел, туган ил турында шигырьләр сөйләнде.
Шәһәребезнең танылган автор-башкаручылары Рубис Зарипов, Зөлфия Җиһан, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, җырчы Илсөяр Зарипова тарафыннан төбәгебез әдипләре сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Әдәби мәйданда ирекле микрофон эшләде, һәркем үзенең мәхәббәтен туган илебезгә, яраткан шәһәребезгә шигьри юллар аша җиткерде.