Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Татар әдәбиятында – чор сулышы

Әдәбият – тормыш көзгесе. Кеше күңеленең нечкәлекләрен тасвирлауга йөз тоткан әдәби иҗат дәрьясы бүген дә мул булып ага. Тормышның, яшәешнең күп мәгънәләрен үзләренә сыйдырган ул әдәби әсәрләр – рухи дөнья күренешләре турында сөйләшү дә, шулай ук табигый ихтыяҗ булып яши.

23 мартта  шәһәр үзәк китапханәсендә “Татар әдәбиятында – чор сулышы” дигән түгәрәк өстәл узды. Анда бүгенге көн татар прозасының торышы, үсеш тенденцияләре, нинди темалар өстенлек итүе турындла сөйләшенде. Шулай ук татар әдәбиятын дөнья күләменә таныту, иҗади бәйгеләр уздыру турында да кызыклы фикерләр яңгырады.

Биредә язучылар, укытучылар, киң катлам китап укучылар катнашты.