Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә Рәмис Әймәт белән очрашу узды

Әдәбият әһелләре белән очрашу, китап сөючеләр өчен һәрвакыт көтеп алынган, күңелле чараларның берсе.

22 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә танылган шагыйрь«Шомырт салкыннары», «Айның аръягында» һәм башка шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбысары Рәмис Аймәт белән булып узган очрашу да күңелләрдә якты хатирәләр калдырды. Рәмис әфәнде очрашу барышында үзенең тәрҗемәи хәле, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле шәһәрдәшләребезне дә үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Укучыларның шагыйрьгә адресланган сораулары да шактый иде. Рәмис әфәнде һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде, табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.

Аралашу барышында шәһәрдәшләребез үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте