Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Бер очрашу - үзе бер гомер

Очрашуга Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев, Луара Шакирҗанова, яшь артистлардан Айгөл Абашева, Эльвир Сәлимов, Алмаз Борһановлар килгән иде.

Кичә шәһәрнең 12 нче мәктәбе укучылары башкаруында «Беренче театр» спектакленнән өзек белән башланып китте. Яшь талантлар матур итеп саф татар телендә сөйләшүләре, рольләрне оста итеп башкарулары, матур милли киемнәре белән зал тутырып килгән тамашачыны да, танылган театр артистларыбызны да сөендерде. Бөтенебез яратып карый торган спектакльдән соң сәхнәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыкты. Зал аларны алкышлар белән каршы алды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Ильфир Якупов: «Безнең театр бик күп чит җирләрдә: Пекинда, Колумбиядә, Европа илләрендә булды. Географияне санап китсәң бик күп, Аллага шөкер. Чаллыда гастрольләребез ел да үтә, зал тутырып тамашачылар җыела, театр тәмамланганнан соң үз фикерләре белән уртаклаша. Без моның өчен бик шат. Театрның репертуарында 25 ләп спектакль. Кызганычка каршы, барлык спектакльләрне дә гастрольгә алып чыгып булмый. Чөнки сәхнәләр төрле, ә безнең спектакльләргә декорацияләр Камал театры сәхнәсенә яраклаштырылган», — дип аңлатты.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры замана белән бергә атлый. Хәзерге вакытта театрның репертуарындагы, тарихындагы спектакльләр дискларга яздырыла. «Россиядә беренче булып безнең театр гына шулай спектакльләрне яздырып, лицензия алып сатарга мөмкинчелеге бар. Шулай ук безнең бөтен язмалар, театрның чыккан китаплары, спектакльләрнең видеоязмалары интернет сайтыбызда урнаштырылып бара. Тагын бер яңалык: быелдан «Татар-информ» сайтында турыдан-туры трансляция ясыйбыз. 1 февральдә шул рәвешле «Искән җилләр көенә» спектаклен һәм Ренат Таҗетдиновның иҗат кичәсен күрсәттек. Март аенда да бер спектакль һәм бер юбилей кичәсен күрсәтәчәкбез», — диде театрның директоры.

Кичәне Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Россиянең атказанган артисты, сәхнәдә Тукай образын тудырган Илдус Әхмәтҗанов бөек шагыйрьнең «Театр» шигыре белән тәмамлады:

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр…

Ләйлә ХАРИСОВА.

http://maydan.tatar/challyda-g-kamal-teatry-artistlary-belen-kyzykly-ochrashu-uzdy-fotolar/