Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Владимир Железниковның «Чучело» китабы буенча укучылар конференциясе (6+)

Мәктәп коллективы эчендә мөнәсәбәтләр гел уңай гына бармый. Һәр мәктәп укучысының үз характеры, тормышка үз карашлары. Китаплар укучылар өчен яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр булдыруда ярдәмче була ала. 

Шәһәр үзәк китапханәсе урта мәктәп яшендәге балалар өчен Владимир Железниковның «Чучело» китабы буенча укучылар конференциясе уздырды. Балалар китап буенча фикер алышты, китап геройларының үзара мөнәсәбәтләрен тикшерде, үз мәктәп тәҗрибәләре белән чагыштырды һәм хәтта дуслык, хыянәт, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек темаларына бәхәсләште.