Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китап укучы шәһәр» фестивале (0+)

23 март көнне Үзәк китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу тантанасы узды. Балалар китабы атналыгын «Китап укучы шәһәр» исеме астында фестиваль ачты. Фойеда чарага килүчеләрне «Яңа балалар һәм яшүсмерләр китаплары» китап күргәзмәсе каршы алды һәм игътибарны үзенә җәлеп итте. 10.00 нан фестиваль мәйданчыклары үз эшен башлап җибәрде. 

Нәни кунаклар «Бүген китап уку бәйрәме» дигән китап калейдоскобында катнашты һәм китапханә эше, матур балалар китаплары белән танышты. 

Яшь китап сөючеләр «Китап аюлары, аю китаплары» әдәби конфетти чарасында әдәби табышмаклар чиште.

Урта мәктәп яшендәге балалар Николай Носовның «Кояшлы шәһәр язучысы» дигән әдәби бәйрәменә килеп эләкте һәм аның иҗаты турында сорауларга җавап бирде.  

Алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары «Яраткан язучылар әсәрләре битләре буйлап» дигән әдәби брейн-рингында ярышып, әдәби программа биремнәрендә белемнәрен сынап карады. 

«Мультфильм һәм китаплардагы укытучылар һәм укучылар» викторинасында укучыларга әдәби һәм мультипликацион әсәрләрдәге укытучыларны танырга тәкъдим ителде. 

Яшьләр өчен язучы һәм сценарист Юлия Вучко белән очрашу аеруча кызыклы үтте. Чараның кунаклары авторның иҗаты белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. 

Өлкән сыйныф укучылары өчен шагыйрә һәм рәссам Фәридә Сәхәбиева белән иҗади очрашу узды, алар анда «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең яшь әгъзасы иҗаты белән танышты. 

Шулай итеп, Чаллыда балалар һәм яшүсмерләр атналыгы старт алды һәм укучыларны төрле чаралары һәм бәйрәмнәре белән атна дәвамында сөендереп торачак.