Китапханәдә винил очрашу үтте (12+)
19 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә диджей ROMA SMOLINнан винил очрашу узды, анда иске һәм заманча винил сөючеләр җыелды.
Романның пластинкалар тупланмасы үзенең төрле жанрда булуы белән җәлеп итте. Рок, инструментал, эстрада - кичәдә барысы да профессиональ уйнаткычтан яңгырап, тыңлаучыларны билгеле бер чорга кереп чумарга мәҗбүр итте.
Барлык яшьтәге музыка сөючеләр озак таралышмыйча торды, үзара аралаштылар, винил дискларны карадылар, хәтта биеделәр.
Ярты гасырдан артык винил тыңлаучыларны үзенең киң күләмле, тере һәм җылы яңгырашы белән сокландыра: ул һәрчак модада булды һәм булачак.