Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Синең якты истәлегеңә (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында рәссам, музыкант һәм шагыйрь Олег Яковлевның дуслары, туганнары, иҗатын сөючеләр җыелды. Катнашучыларның һәрберсен Олег белән нинди дә булса җылы истәлекләр бәйләгән, алар үз хатирәләре белән уртаклашты бу көнне. 
Рәссамның тормыш иптәше Светлана иренең тормышыннан кызыклы фактларны һәм кайбер эшләренең барлыкка килү тарихын сөйләде. Кичәдә Олегның архив фотоларын күрергә, «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре башкаруында авторның шигырьләрен тыңларга мөмкин булды.

В. Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзалары дуслары Олег Яковлевның якты истәлегенә  күп кенә матур җырларын башкарды. 

Рәссам Олег Яковлевның рәсемнәре күргәзмәсе 20 мартка кадәр эшләячәк. Теләге булганнарны экспозициягә чакырабыз. Рәхим итегез!