Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Безнең өстә Россия байрагы җилферди (18+)

Ватанга намус белән хезмәт итүдән дә мөһимрәк нәрсә бар? Бар халыкларның яраткан бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, «Ветеран» клубы кысаларында «Безнең өстә Россия байрагы җилферди» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Бу көнне клубта кунакта «Лира» иҗат төркеме булды. Сәхнәдә Чаллы шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Галина Баглаева башкаруында Лидия Тимофееваның Туган илебезне бүгенге көндә саклаучы солдатлар турында шигырьләре, Равил Әхмәтҗановның хәзерге көн вакыйгалары турында шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Анна Гыйльметдинова һәм Регина Мехидюкова башкаруында җырлар китапханәгә килүчеләрнең күңел түренә үтеп керде.