Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Песенный край Татарстан// Моңлы ягым – Татарстан» V төбәк бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (0+)

22 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсенең актлар залында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган «Песенный край Татарстан// Моңлы ягым – Татарстан» V төбәк бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Аеруча Чаллы, Түбән Кама, Казан, Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Сарман, Минзәлә, Менделеевск, Кама Аланы, Зәйдән 4 яшьтән алып 72 яшькәчә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары һәм студентлар, пенсионерлар актив катнашты. 

Кичә барышында бәйгенең җиңүчеләре тамашачыларны шагыйрьнең илһамлы шигырьләрен сәнгатьле һәм матур итеп башкарулары белән куандырды. Балалар шигырьләре белән беррәттән гражданлык рухындагы әсәрләре һәм хәрби лирика да яңгырады.