Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китап белән дөньяны ачабыз»: мәгълүмат көне (6+)

Теләсә кайсы кызыксындыручы темага иң дөрес мәгълүматны кайда табарга була? Күп кенә мәктәп укучылары бар нәрсәне белү өчен интернет та җитә дип уйлый.  Әмма аларның китапханәгә килүе киресен исбатлый!

Шәһәр үзәк китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Китап белән дөньяны ачабыз» дигән мәгълүмат көне үтте.

Бу көнне балалар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм гаҗәеп яңа нәрсәләр ачты. 

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә аларга Татарстан һәм Чаллы тарихы буенча китаплар һәм журналлар турында сөйләделәр, Чаллы авторларының китапларын укырга тәкъдим иттеләр. 

Сәнгать бүлегенә килеп, балалар гаҗәеп сәнгать дөньясына кереп чумды, бик теләп Чистай рәссамы Кадрия Шарованың майлы һәм пастель буяулары белән ясалган рәсемнәре күргәзмәсе белән танышты.

Өлкәннәр абонементы бүлеге укучыларга «Үткән еллар кайтавазы» күргәзмәсен тәкъдим итте, анда яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән 18-19 нчы гасыр китапларын карады, миниатюр басмалар тупланмасы да аларда зур тәэсир калдырды.

Әдәбият тарихы музеенда балаларга Чаллы язучылары һәм шагыйрьләре турында сөйләделәр, каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган экспозиция һәм календарьлар тарихы буенча күргәзмә белән таныштырдылар. Балалар барлык экспонатларны бик теләп карады, иске басу машинасында хәрефләр басып карады, чын каурый һәм 20 нче гасыр башында кулланылган ручкалар белән язды.

Мәгълүмат көне балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә тәмамланды, анда аларга китаплар турында сөйләп кенә калмадылар, ә китапханәгә язылырга тәкъдим иттеләр, яшьләрнең күбесе китапханә укучыларына әйләнде.