Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее Чаллының Орган залында узган М.Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» II халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә каһарман шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә-күзәтү тәкъдим итте. 

«Шагыйрь һәм музыка» фестивалендә шигърият һәм музыка гармонияле рәвештә үрелеп бара. Тантанада фестивальнең оештыручысы, М.Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашты. Шигырьләрне Халыкара һәм төбәк бәйгеләре лауреатлары, «Арт-линия» сәнгатькә теләктәшлек белдерү фонды стипендиантлары укыды. 

Күчмә күргәзмәдә кунакларның игътибарын аеруча Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан һәм Татарстан Республикасының Милли архивыннан Муса Җәлилнең автобиография күчермәләре, кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазе, Язучылар берлегенә гаризасы, шулай ук каһарман-шагыйрьнең китапханә һәм әдәбият тарихы музеендагы 1954-1978 елларда басылып чыккан әсәрләреннән китап күргәзмәсе җәлеп итте.  

Шагыйрь көрәшкән сугыш урыннарында табылган уникаль экспонатлар барлык катнашучыларда да кызыксыну уятты. Күргәзмә музей экспозициясе презентациясе белән үрелеп барды.