Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Туган якның күренекле язучылары»: очрашу (18+)

Язучы белән очрашу - ул үз уй-хыялларын җанландырырга сәләтле, үз дөньясына алып кереп китә алучы кеше белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Аның фантазиясе безне моңсуланырга, шатланырга, фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итә. 

Китапханәгә «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килүчеләр  Чаллы язучылары белән иҗади очрашуда үзләре өчен күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. 

Язучы, туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче Мансур Сафин үзенең иҗади, гаҗәеп язмышы, әсәрләренең тууы, тәрҗемә эшчәнлеге, журналистлык һөнәре, хәрби хезмәткәр булуы турында сөйләде, үзенең Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗга багышланган шигъри әсәрләрен укыды. 

Әнвәр Шәрипов - филология фәннәре докторы, профессор, академик, ТРның атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, татар әдәбияты өлкәсендә монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы. Ул «Габдрәхим Утыз Имәни (1754-1834). Тормышы һәм иҗаты» дигән яңа монографиясен тәкъдим итте. Әнвәр Мәгъдәнур улы галим шагыйрь, дин әһеле һәм мәгърифәтче Габдрәхим Утыз Имәнинең иҗаты белән таныштырды. Аның башкаруында танылган шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 

Бу очрашу катнашучыларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм язучылар белән шәхсән аралашырга, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкинлек бирде.