Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

ТРның атказанган табибы Зотов Александр Николаевич белән очрашу (18+)

«Сәламәтлек» клубында Яңа ел ТРның атказанган табибы, Чаллы шәһәренең легендар балалар табибы, скаут хәрәкәтенә нигез салучы, «Әтиләр берләшмәсе» лидерларының берсе Зотов Александр Николаевич белән очрашудан башланды. 

Безнең көннәрдә күп кенә кешеләр умыртка сөяге һәм буыннар авырулары - артрит һәм артозлардан интегә. Буыннар хәрәкәтенең чикләнүе һәм эшкә сәләтлелекнең кимүе тормыш итәргә комачаулый. Александр Николаевич әлеге авыруларның сәбәпләре турында сөйләде, буыннар сәламәтлеге һәм аларны ныгыту серләрен атады, буыннарны һәм кимерчәк тукымасы сеңерләрен ныгыту һәм төзәтүдә иң алыштыргысыз чараларны билгеләп үтте. Умырткалык һәм буыннар авырулары вакытында кеше организмына актив тәэсир итүче зарарлы һәм файдалы продуктларны атады. Буыннарга һәрвакыт авырлык килү сәбәпле, А.Н.Зотов даими рәвештә буыннар һәм сеңерләрнең сыгылмалылыгын һәм эластиклыгын арттыручы физик күнегүләр һәм массаж эшләргә тәкъдим итте. Катнашучылар  умырткалык һәм буыннар өчен эффектив һәм ныгытучы күнегүләр - чүгәләү, «турникта тартылу», «велосипедта йөрү» һ.б.үтәде.

Чара барышында пенсионерлар, үз сәламәтлекләрен торгызу һәм ныгытуда уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, һәркөнне эшләнергә тиешле барлык дәвалау күнегүләре турында мәгълүмат алды.