Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Бөек Ватан сугышы балалары белән очрашу (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә Ватан Геройлары атналыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны, батырлык өчен орден һәм медальләр кавалеры Габдулла Сафа улы Сафинның йөз еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 

Г. Сафин тумышы белән Мамадыш районыннан, 1922 елгы. Ул елгы солдатларның Икенче Бөтендөнья сугышыннан бары тик өч проценты гына кире әйләнеп кайткан. Алар арасында шагыйрь, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче Мансур Сафинның әтисе дә бар. Ул очрашуга килгән кунакларга солдатның батырлыклары, сугышта катнашуы, алган бүләкләре турында сөйләде. Язучы ветеранның шәхси костюмы белән таныштырды, медальләре турында тулырак мәгълүмат бирде. Шулай ук ул шәхси архивындагы уникаль экспонатларны тәкъдим итте. Сугыш булган урыннарда табылган снарядлар, гильзалар, тимер кисәкләре тамашачылар игътибарын җәлеп итте.

Кичәдә ветеран балалары - Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Билал Каниев, Гөлфинур Сафина, Фәнис Нуретдинов та катнашты. Чара композитор, автор-башкаручы Людмила Ткачук башкаруында М.Сафин сүзләренә язылган «Отхохочут годы, отклокочут…», «Тарловка» җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук шагыйрьнең ветеран әтисенә багышланган поэмасыннан өзекләр укылды.