Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Сердце пармы» Чаллыда (12+)

9 декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә танылган язучы, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премия лауреаты, «Сердце пармы», «Географ глобус пропил», «Тобол» һ.б. китаплар авторы Алексей Иванов белән очрашу узды. 

Язучы тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, заманча әдәбиятка карата үз карашы белән уртаклашты. Зур язучының тарих һәм заманчалык - тарихи роман жанрының өстенлеге турында фикерләрен ишетү бик кызыклы булды. Алексей Иванов белән очрашу - яңа уй-фикерләр һәм уйлану өчен сәбәп тә. 

Язучының продюсеры, «В сердце пармы», «Железный пояс» юл күрсәткечләр проекты авторы Юлия Зайцева шулай ук катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 

Очрашу әдәби Чаллы тарихында истәлекле вакыйгага әйләнде, укучылар үзләре белән имзаланган китаплар алып китү белән бергә үзләрен чын рус әдәбиятына мөнәсәбәтле булуын да тоя алды.