Җылылык һәм мәрхәмәтлек бәйрәме (18+)
Әниләр көне – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. 26 ноябрь көнне Үзәк китапханәдә узган «Әни кулы җылысы» әдәби-музыкаль кичәсе шул бәйрәмгә багышланды.
«Ветеран» клубында кунакка әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган программа белән сәнгать көллияте укучылары һәм укытучылары хоры чакырылды. Чарада яңгыраган җырлар беркемне дә битараф калдырмады.