Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Барысы да - синең турында…»: гаилә бәйрәм программасы (0+)

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе көнне Россиядә иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. 

Шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге китапханәчеләре, барлык әниләргә тирән мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләрен җиткерү өчен, нәни китап сөючеләрне әниләре белән бергә күңел ачу программасында катнашырга чакырды. 

Бәйрәмдә катнашучылар әниләр безгә әйтә торган иң назлы сүзләрне искә төшерде. «Әниләр көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы һәм аның ни өчен булдырылуы турында белделәр. Барысы бергә «Әниләрнең ярдәмчеләре» уенында, төрле иҗади бәйгеләрдә бик теләп катнашты һәм күпләребез яраткан «Мама для мамонтёнка» мультфильмын карады.

Барыбыз да әниләребезгә бары тик яхшы, ягымлы сүзләр генә әйтсәк һәм аларны куандырып торсак иде дигән теләктә калабыз.