Китапханә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды (0+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Солдатка хат» мастер-классы узды.
«Цветик-семицветик» иҗади түгәрәгенә йөрүче балалар үзенчәлекле открыткалар ясады, анда хәрбиләргә дулкынландыргыч хатларын беркетте. Алар Россия солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгына соклана, тизрәк Җиңү яулап өйләренә кайтуларын тели.
Мастер-классны рәссам Анна Аксакова уздырды.
Хатлар һәт открыткалар «Герат кыр почтасы» (Чаллы шәһәре) каршындагы гуманитар ярдәм җыю пунктында волонтер Минаҗетдинова Флидәгә тапшырылды.