Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Пенснелы кешенең нечкә ирониясе»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

Антон Павлович Чехов иҗаты – 19 нчы - 20 нче гасыр башы гади кеше тормышына карата шактый гына сатира һәм тәнкыйть белән кушылган юмористик, кызыклы мизгелләр ул. Шәһәр үзәк китапханәсенә килгән сәүдә-технология көллияте студентлары бу көнне, «Пенснелы кешенең нечкә ирониясе» дигән әдәби-музыкаль кичәгә килеп, үзләре өчен бөек кыска хикәяләр остасын ачты.  

Чара барышында катнашучылар язучының якты, мәрхәмәтле һәм ихлас дөньясына кереп чумды. Язучының биографиясендәге кызыклы фактларны, аның табиблык эшчәнлеге һәм хәйрия эше турында ишеттеләр. А. П. Чеховны якты, истә кала торган образлар тудыручы, үз иҗатында юмор һәм лиризмны берләштерә белүче яхшы психолог буларак белделәр. Аның ХХ гасыр рус әдәбияты һәм театр сәнгатенә зур тәэсир ясаган проза һәм драма әсәрләрен искә төшерделәр. Чарага килүчеләр игътибарына тамашачылар яратып карый торган «Вишневый сад», «Чайка», «Размазня кинофильмнарыннан өзекләр тәкъдим ителде. Наталья Будина башкаруында романслар чарага тагын да ямь өстәде.

P.S. «Пенснелы кешенең нечкә ирониясе» әдәби-музыкаль кичәсе – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча уздырылучы барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.