Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Тормышыбызда спорт мөһим! (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Тормышыбызда спорт мөһим!» дигән чара үтте. Очрашуга кунак буларак «Танар» клиникасы баш табибы урынбасары А.Н. Зотов чакырылды.

Мультимедиалы презентация ярдәмендә Александр Николаевич чарага килүчеләргә сәламәтлекнең кешегә табигатьтән бирелгән бәһасез бүләк булуы турында сөйләде. Аннан башка тормышны кызыклы һәм бәхетле итү бик авыр. Әмма без еш кына бу бүләкне юкка чыгарабыз, кадерен белмибез, сәламәтлекне югалту авыр, ә менә кире кайтару бик кыен булуын онытабыз. Ул иң кызыклы спорт төрләренең берсе - скандинавия йөреше белән таныштырды. Табиб хәзерге заманда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның никадәр әһәмиятле булуын аңлатты. Чара кунаклары аның фикерләре белән килеште, бик теләп физик күнегүләр ясадылар һәм гитара уйнавы астында җырлар җырладылар.