Абстракт рәсемнәр буенча әңгәмә-практикум (12+)
Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә контемпорари арт турында әңгәмә үтте.
Малевич, Кандинский, Поллок, Мондриан. Аларның һәрберсе абстракт рәсемнәр дөньясында үзенең якты эзен калдырган. Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика бүлеге студентлары рәссамнарның иҗаты һәм алар алып барган юнәлеш турында фикер алышты.
Гамәли эш берәр рәссам стилендә рәсем ясау булды.
Чара бүлек фондындагы китаплардан торган күргәзмә белән үрелеп барды.
P.S. Абстракт рәсемнәр буенча әңгәмә-практикум – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. Китапханәнең Пушкин картасы буенча үткәрелүче барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.