Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Ачык ишекләр көне (0+)

Чаллы шәһәре китапханәләре һәр елны сентябрь традициясе буенча – ай азагында Ачык ишекләр көне уздыра. Китапханә ишекләре укучы өчен һәрвакыт ачык булса да, нәкъ менә шул көнне һәр китапханә өчен төрле чараларга, интерактив мәйданчыкларга, китап күргәзмәләренә, очрашуларга бай якты вакыйгага әйләнә.

Шәһәр китапханәләрендә Ачык ишекләр көне ничек узды, чарага килүчеләр хәтерендә нәрсәсе белән сакланып калыр?

Ачык ишекләр көнендә китапханәгә иң беренче булып нәни кунаклар килде. Гадәт буенча көзге көннәрне без кунакларны китапханә белән таныштырабыз. Төп герой Көз патшабикәсе барысын да КИТАПХАНӘ дигән тылсымлы ил буйлап сәяхәткә алып китте. Барысы бергә көз турында җырлар җырлады, күңелле уеннар уйнады. Бәйрәм хуҗасы килү белән балалар һәм аларның әти-әниләре «Көзге яфраклар» биюен биеде. «Кояш һәм яңгыр», «Тылсымлы кулъяулык» уеннарында бик теләп катнаштылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Иң истә калырлык мизгел, көз бүләге  - барлык балаларга бүләкләр КИТАПЛАР тапшыру булды! Шундый гадәти булмаган рәвештә китапханәнең яшь китап сөючеләрен УКУЧЫлар сафына кабул иттеләр. 

Башлангыч сыйныф укучылары китапханәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты, һәр китапның киштәдә үз урыны булуын күрде. Шулай ук шәһәр Үзәк китапханәсенең барлык бүлекләрендә булдылар. 

Мәгълүмат көне программасында Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультеты студентлары өчен, китапханә бүлекләре буйлап күзәтү экскурсиясеннән кала, библиографик-белешмә аппараты янында консультация үткәрелде, һәм шулай ук китапханәнең мәгълүмат ресурслары һәм онлайн-хезмәтләре тәкъдим ителде. «Көмеш гасырның якты нуры» дигән мәгълүмати-белем бирү программасы кунакларны Марина Ивановна Цветаеваның шигъри дөньясына алып кереп китте. Чара вакытында аның тормыш юлы һәм иҗатының төп чорларын искә төшерделәр. Шагыйрь, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Э. Касыймов, Ш. Маннур һәм Е.Уткин исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мансур Сафин үзенең Марина Цветаева истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле иҗади эшчәнлеге турында сөйләде.  

Очрашу «Кайгы һәм бәхет белән сугарылган тормыш» электрон презентациясе һәм «Күңел канатлы булса…» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

Чара азагында балалар, «Марина Цветаева: язмыш һәм шигърият» әдәби викторинасында актив катнашып, алган белемнәрен ныгытты.

Ачык ишекләр көнендә китапханәдә чаралар, бер-берсен алыштырып, бертуктаусыз барды һәм һәркем бу көнне нинди дә булса кызыклы, үзе өчен кирәкле һәм мөһим мәгълүмат алды.  

Мәсәлән, Кече картиналар галереясында «Иҗат чикләре» күргәзмәсе буенча экскурсия үтте. «Энергетик» мәдәният сарае рәссамнары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйкова үзләренең экспозицияләре белән таныштырды, иҗатлары, рәссам-бизәүче һөнәре турында сөйләде.  Рәссамнар тарафыннан әниләр көненә сәхнә бизәү өчен эскизлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.  Чарада катнашучылар төрле вариантларда сәхнә бизәлешләре проектларын булдырды. 

«Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең физик мөмкинлекләре чикле кешеләре өчен рус шагыйре Алексей Константинович Толстойга багышланган «Һәр юлында илһам» дигән шигърият сәгате әзерләнде һәм үткәрелде. 

Алар Толстойлар нәселе тарихы һәм Алексей Толстой турында танылган шагыйрь генә түгел, ә прозаик, драматург, сатирик, яңа әдәби жанр - тарихи балладаны тудыручы, шулай ук притчалар һәм балладалар язучы буларак күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде. Чара барышында Алексей Толстойның «Князь серебряный» романы буенча экранлаштырудан өзекне карадылар. Очрашу укылган шигырьләр һәм авторның Брянск төбәге табигатен һәм туган җиренә мәхәббәтен җырлаган «Колокольчики мои» музыкаль клибы ярдәмендә романтик рух белән сугарылды. 

Китапханәләрдә Ачык ишекләр көне менә шулай кызыклы, эчтәлекле һәм мавыктыргыч узды һәм аны лаеклы рәвештә барлык китап сөючеләр бәйрәме дип атарга була. 

Бу көнне шәһәр Үзәк китапханәсенә 163 кеше килде. Ә без барлык шәһәрдәшләрне китапханәләргә чакырып калабыз, һәр китапханәдә яхшы китап, күңелгә хуш килерле шөгыль табарга мөмкин. Рәхим итегез!