Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Чаллы укый!»: китапханәдә китап-фест үтте (0+)

22 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы укый!» исеме астында китап-фест узды. Фойеда фотозона оештырылды һәм шуннан «Дөньви әдәбият шедеврлары» дигән интерактив күргәзмәгә сәяхәт башланды. Ул борынгы антиклык чорыннан башлап реализм чорына кадәр булган әдәби юнәлешләрне тәкъдим итте. Тарихның төрле дәверләренә хас киемнәрдәге кызлар антиклык, урта гасыр, Борынгы Рус, Барокко чоры, классицизм, романтизм һәм реализм турында сөйләде. 

Яшь китап сөючеләр «Фольклор жанрлар утравы» буйлап сәяхәт итте, анда табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бишек җырлары, мәкальләр һәм фольклор бәйрәмнәрен искә төшерделәр. «Мәкальләр күпере»ндә балалар шифрланган рәсемнәрдә танылган мәкальләрне тапты, чәчелгән мәкаль һәм әйтемнәрне тоташтырды. «Әкият елгасы»нда, «Тылсымлы яр буе»нда әкиятләрне, табышмакларны таныдылар. 

Китапханә кунаклары әдәбият тарихы музее буенча «Әдәби Чаллы» күзәтү экскурсиясендә булды, анда «Шәһәрнең беренче газеталары һәм журналлары», «Язучылар оешмалары», «Хәзерге заман Чаллы язучылары», «Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән экспозицияләр белән танышты.

Укучылар күзаллавын киңәйтү һәм укуга кызыксынуны арттыру өчен, «Яхшы балалар өчен яхшы китаплар!» дигән әдәби викторина үткәрелде. Аның барышында китапханә кунаклары әкиятләр дөньясына кереп чумды, өзек буенча әсәрне бик җиңел таныды, географик турда әдәбият һәм география арасында бәйләнеш булдырылды. «Буталчык» туры бик җанлы узды, анда антонимнар белән «шифрланган» китап исемнәре аталды, ә яшүсмерләр аларны, капма-каршы мәгънәдәге сүзләре белән алмаштырып, «дөрес» телгә тәрҗемә итте. «Әдәби ассорти»да балалар атама исемнәре булган әсәр исемнәре искә төшерде. Әдәби викторина ярыш һәм хезмәттәшлек рухында узды, катнашучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга һәм әдәбият өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итте. 

Кече картиналар галереясында ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, «Энергетик» Мәдәният сарае рәссамнары Гүзәл Колчерина һәм Әлфия Ситдыйковаларның күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Экспозициядә Гүзәл Әнвәр кызы - үзенең акварель эшләрен, ә Әлфия Исфат кызы пастель рәсемнәрен, батик эшләрен күрсәтте. Күргәзмәдә барлыгы 30 дан артык эш тәкъдим ителде. Талантлы рәссамнар әзерләгән фотозоналар күргәзмәнең бер бизәге булды. Матур картиналар һәм фотозоналар селфи өчен бик яхшы фон булып хезмәт итте. Күргәзмә ачылуга рәссам ханымнарның хезмәттәшләре, дуслары, «Энергетик» мәдәният сарае музыкантлары, шәһәребез рәссамнары килде. 

«Кара-укы» диафильминариумы яшьләрнең игътибарын гаҗәеп, әмма инде онытылган, 20 нче гасырда һәр гаиләнең яраткан һәм популяр диафильм сәнгатенә җәлеп итте. Дизайн институты укытучысы Варвара Сафронова диафильмнарның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, зур кызыксыну белән рәсем сәнгате һәм әдәбият кушылган фильмнарны карадылар. 

«Тылсымлы авазлар, хисләр һәм уйлар берлеге» дигән әдәби-музыкаль кичә китапханә кунакларын музыка һәм әдәбият бердәмлегенә инандырды. Бу эштә аларга сәнгать көллияте студентлары ярдәмгә килде, алар рус классикларының әсәрләрен һәм рус халык җырларын башкарды. 

Шигърият сөючеләр Чаллының яшь шагыйрьләре Анатолий Ухандеев һәм Ренат Гайнетдинов белән әдәби очрашуга җыелды.

Атказанган табиб А.Н. Зотов «Көз рецептлары» дигән информ-досье вакытында өлкән буын вәкилләренә ныклы сәламәтлек һәм актив тормыш алып бару серләре буенча киңәшләрен бирде. 

Бу көнне китапханә кунаклары арасында беркем дә игътибарсыз калмады. Барысы да китап йорты буйлап сәяхәт кыла һәм шәһәр Үзәк китапханәсенең барлыкка килү тарихы һәм үсеше, үткәрелүче чаралар, китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныша алды. 

Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары, укучыларыбыз шәһәр Үзәк китапханәсендә көннәрен онытылмаслык итеп уздырды.