Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды (6+)

Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

Рәссам үзенең күргәзмәсен Татарстан Республикасы көненә һәм Чаллы шәһәре көненә багышлады. Ул барлык эшләрен табигатьтән күчереп ясый. Табигый матурлыкны төгәл итеп сурәтләү өчен рәссам Татарстан рәссамнар берлеге оештыра торган пленэрларда катнаша. Аның эшләре Украина, Грузия, Үзбәкстан һәм Россия, Татарстан шәһәрләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әбүзәр Рәүф улының эшләре туган як матурлыгын гаҗәеп төгәл итеп җиткерә. Аның һәр картинасы - буяулар аша сөйләнә торган үзенчәлекле бер тарих, алар дөньяга рәссам күзлеге белән караш ташларга һәм тормышыбызның никадәр матур һәм күпкырлы булуы турында уйланырга мөмкинлек бирә. 

Күргәзмә ачылуда рәссамның дуслары, хезмәттәшләре, туганнары чыгыш ясады. Барысы да рәссамның осталыгын билгеләп үтте һәм аның таланты тагын да чәчәк атуын, яңа, кызыклы идеяләр туып торуын теләде. 

Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.