Ишегалды бәйрәмендә китапханә мәйданчыклары (0+)
9 август көнне шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда ишегалды бәйрәме узды.
«Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе Кызыл Тау иҗат коллективлары һәм шәһәр Үзәк китапханәсе белән берлектә концерт программасы, мастер-класслар, китап күргәзмәсе һ.б. оештырды.
Китапханә хезмәткәрләре бик мавыктыргыч һәм кызыклы китапханә мәйданчыгын ачып җибәрде. Нәниләр һәм аларның әти-әниләре хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты, батут эшләде, шәһәрдәшләр яхшы һава торышы һәм дустанә аралашудан ләззәт алды.