Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Ак шәһәрдә яшьлек дәрте яши (0+)

Шәһәр көнен Үзәк китапханә музыка белән каршы алды. Дәртле көйләр үтеп баручыларны әдәби бәйрәмгә җәлеп итте. 

Ул арада «Энергетик» мәдәният сарае, 1 нче Балалар музыка мәктәбе солистларының сокландыргыч концерт номерлары, бер-берсен алыштырып, күркәм бәйрәм рухы тудырды. 

Чара кысаларында «Яраткан Чаллым» исеме астында ачык микрофон эшләде - китапханә хезмәткәрләре һәм кунаклар якташ шагыйрьләребез шигырьләрен укыды. Бары тик Чаллы язучылары гына туган кала турында шул дәрәҗәдә яхшы белеп яза аладыр, һәм бары тик чаллылылар гына аларның иҗат әсәрләрен шулай яратып укый аладыр! Шигырьләр сөйләү барысына да күтәренке кәеф бүләк итте, тамашачыларда соклану тудырды. Шагыйрьләр Мансур Сафин, Рушания Гыйләҗева, Роза Хәмидуллина үзләренең шигырьләрендә туган шәһәргә, Чаллы халкының хезмәт казанышларына дан җырлады.

Чарага әзерләнгән күргәзмә үзенең кызыклы китаплары һәм матур фотоальбомнары белән әдәбият сөючеләр игътибарын җәлеп итте. Китапханәчеләр күргәзмә янында китапларга күзәтү һәм әңгәмә уздырды.

«Үзегез яшәгән шәһәрне ни дәрәҗәдә яхшы беләсез?» викторинасы сораулары «Тылсымлы чемодан»да яшеренгән иде. «Интеллектуаль күнегү» биремнәре исә катнашучылардан тапкырлык, зирәклек, белем таләп итте.   

Китап сөючеләр үзләренең күңелләренә хуш килгән әдәбиятны буккроссинг зонасында таба алды. Нәни кунаклар өчен открытка ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Чаллының китапханә белән бергә узган туган көн бәйрәме менә шундый бай эчтәлекле булды! Бәйрәм белән, яраткан ак калабыз!