«Моңаерга ярамый!»: әдәби-музыкаль композиция (18+)
5 август көнне хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр алдында шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Россия шигъриятенә багышланган «Моңаерга ярамый!» дигән әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады.
Гүзәл Блинова башкаруында Сергей Есенин, Эдуард Асадов, Лариса Рубальскаяларның Туган як, мәхәббәт, дуслык турында шигырьләре яңгырады. Наталья Будина башкарган «Мой костёр в тумане светит», «Баллада о Борьбе», «Кот и флейта», «Доминирующий кот», «Песня о друге» җырлары барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде.