Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылды (0+)

Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында 13 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөлфия Кәбированың беренче шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

Күргәзмә ачылуда рәссам кунакларга үзенең төрле стиль һәм юнәлешләр буенча башкарылган, үзенчәлекле техника һәм буяулары белән сокландыручы әсәрләре турында сөйләде. 

Чара барышында Зөлфия Ассаф кызының укытучылары, дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, шәкертләреннән бик күп җылы котлау сүзләре яңгырады. 

Экспозиция 25 августка кадәр эшләячәк.
Күргәзмәгә чакырабыз!