Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Илһам кайтавазы» күргәзмәсе ачылу (0+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, «Укытучы-рәссамнар берләшмәсе» Халыкара иҗтимагый иҗат оешмасы әгъзасы Эльмира Хөсәенованың юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. 

Вернисаж Эльмира Ислам кызының дусларын, хезмәттәшләрен, туганнарын, укучыларын җыйды. Рәссам иҗатына теләктәшлек белдергән үзенең укытучыларына, остазларына рәхмәт белдерде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсемнәр, эшләрен башкарганда кулланылган төрле техникалар турында сөйләде. 

Эльмира Ислам кызының иҗаты күптөрле һәм кызыклы, ул һәрвакыт рәсем сәнгате өлкәсендә яңалыкка омтыла, шәһәр һәм республика күләмендә иҗади эш күргәзмәләрендә актив катнаша. Аның сәнгате милли характерда һәм аның эчке рухи халәтен чагылдыра. 

Күргәзмәне ачу җылы гаилә рухында үтте, аралашу шатлыгы һәм көтелмәгән очрашулар бүләк итте. Бик күп чәчәкләр, матур сүзләр, юбилей белән котлаулар булды!

Экспозиция 15 июльгә кадәр эшләячәк. Теләге булган һәркемне чакырабыз!

ФОТОРЕПОРТАЖ