Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Легендар Таганка гастрольләре» китабын тәкъдир итү чарасы узды (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең әдәби-сәнгать салонында 1974 елның июнендә шәһәребездә Таганка театры гастрольләре узуы турында китапны тәкъдир итү чарасы булды. 

Владимир Высоцкий музее директоры Виктор Куликов (Тольятти шәһәре) шул заман вакыйгалары шаһитларының истәлекләре буенча язылган китапны тәкъдим итте. Владимир Семёнович истәлегенә җырлар яңгырады.


Федор Безруков (Мәскәү шәһәре) – танылган Высоцкий иҗаты белгече, коллекцияләр җыючы, «Всё о Высоцком» каталоглар сериясе авторы «Владимир Высоцкий – легендар шәхес» исеме астында истәлекле билгеләр күргәзмәсе тәкъдим итте.

В. Высоцкий исемендәге автор җыры клубы җитәкчесе Александр Василенкога - чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен, музыкант Антон Неймышевка матур фотолары өчен рәхмәт белдерәбез.