Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы Флорид Фәсхиев белән онлайн очрашу (12+)

9 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә «Родина Ольга» исемле китаплар циклы авторы Флорид Фәсхиев белән онлайн-очрашу узды.

Флорид Рафаил улы тарихи повесть жанрында яза, әсәрендә ил, республика, шәһәр төзелеше үсеше чорларын һәм ике бер-берсен сөюче яшьләрнең тормышын ачып сала. Аның әсәрләре чынбарлыкка корылган. 
Туры эфир вакытында Флорид Рафаил улы үзенең «Мэрия и Ольга», «Челны-новая эпоха» дип аталган яңа китапларын тәкъдим итте, тарихи повестьлар циклы өстендә эшләвен дәвам итүе турында сөйләде. Ф.Фәсхиев ил һәм республикада күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Очрашу барышында ул тамашачыларга 1990-2000 нче еллардагы якты истәлекләре белән уртаклашты. 

Чара барышында укучыларга озак еллар Башкарма хакимият органнарында җитәкче вазифаларын башкарган күпкырлы шәхеснең иҗаты белән танышу, авторның имзасы куелган китапны бүләк итеп алу һәм кунак башкаруында музыкаль композиция тыңлау мөмкинлеге тудырылды.  

Туры эфирның видеоязмасын сайтта карый аласыз: библиотека-челны.рф