Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Соңгы каһарман»: квест-уен (6+)

Җәйге каникуллар – яңа кичерешләр, танышулар һәм ачышлар вакыты! Барысы да каникуллар күңелле, кызыклы һәм үзенчәлекле узуын тели. Мәктәп яны лагере балалары өчен шәһәр Үзәк китапханәсендә «Соңгы каһарман» дигән кызыклы һәм актив квест-уен үтте.

Алты командага бүленеп һәм юл күрсәтүче карта алып, балалар азарт белән уенга керешеп китте. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары - уен һәм уку урыннары буйлап узды. Малайлар һәм кызлар актив рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашты: әдәби сорауларга җавап бирде, коткару хаты язды, балык тотты, походка бару өчен букчаны җыйды, биеде, хәзинә эзләде. Катнашучыларның биремнәрне үтәү тизлеге һәм төгәллеге генә түгел, ә командаларның бердәмлеге дә бәяләнде, чөнки ярышлар вакытында бер-береңә ярдәмчел була белү – җиңүгә ирешүдә иң төп сыйфатларның берсе.

Барлык сынауларны җиңеп чыгучылар «Соңгы каһарман» дип танылды. Көлү һәм шатлык авазлары, җиңү куанычы, яхшы кәеф әлеге программаның юлдашы булды.