Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле!»: гаилә бәйрәме (0+)

15 май көнне иң җылы һәм ямьле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул гаилә? Һәркемгә туганнан бирле таныш сүз. Гаилә ул – якын һәм туган кешеләр. Без ярата торган, без үрнәк ала торган, без кайгырта торган, бары тик яхшылык һәм бәхет тели торган кешеләр. Һәр гаилә – ул Галәмнең иң гаҗәеп кабатланмас бер почмагы, анда талантлар ачыла, гадәти булмаган сәләтләр туа.  

Халыкара гаилә көне кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле» дигән гаилә бәйрәме уздырды. Ул бәйге программасы формасында үтте. Алып баручылар сөйләгәннәрдән кунаклар бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм туганнарны, якыннарны берләштерүче яхшы гореф-гадәтләрне үтәү турында белде. 

Чара кунаклары, актив рәвештә бәйгеләрдә катнашып, иң яхшы гаилә традицияләрен белүче, иң яхшы шигырь, җыр, гаилә турында такмаклар башкаручы исемен яулау өчен көч сынашты.