Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Музыка уйный, димәк, бүген җәй бәйрәме башлана»: бәйрәм чарасы (0+)

Җәй – планетадагы барлык балаларның иң яраткан вакыты. Бу күңелле яллар, табигатькә поход, елгада су коену һәм бик күп күңел ачулар һәм маҗаралар һәм, әлбәттә, кызыклы китаплар уку. 
1 июнь көнне Үзәк китапханә каршындагы мәйданда күңелле бәйрәм чарасы узды. Балаларга кунакка китап геройлары Карлсон, Винни Пух, Чебен Цокотуха килде, алар бергәләп балалар җырлары җырлады, күңелле уеннар, эстафеталар уйнады, нәниләргә яхшы кәеф бүләк итте. Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү һәм күңелле көлү авазларын ишетү бик рәхәт булды. 

Бәйрәм кунаклары төрле уен һәм бәйгеләр - «Ритмны тот», «Уңышлар зигзагы», «Геройны таны» музыкаль уеннар дөньясына кереп чумды. Дәртле бию көе, бәйгеләр, табышмаклар - барысы да уңай бәйрәм рухы тудырды. 

Бәйрәм «Бәхетле балачак» уртак темасы белән берләшкән табигать, дуслар, әкият персонажлары, үзләренең яраткан геройлары турында асфальтта рәсемнәр ясау белән тәмамланды.